2 октябрьдә район башлыгы Валерий Чершинцев капиталь ремонт объектларын карап йөргәндә Пионерская,4 һәм Ушковлар урамнарындагы йортларда булды.
Ремонт эшләре башкарылган барлык объектларда булганнан соң, район башлыгы төзүчеләргә, подрядчыларга башкарылган эшләр сыйфатына аерым игътибар бирде һәм алдагы елларда хәл ителергә тиешле төп моментларны билгеләде.
Мәсәлән, Пионерская урамы буенча түбә, канализация һәм су белән тәэмин итү буенча ремонт эшләре үткәрелгән. Шулай ук подъезд һәм яңгыр сулары козыреклары да ясала. Башкарылган эшләр нәтиҗәләре буенча йортта яшәүчеләрдән дәгъвалар һәм шикаятьләр Люция Шакирова сүзләренә караганда, кермәгән.
Ушковлар урамы, 11 ендә подъездлар, керү төркемнәре һәм электр системалары ремонтланды. Өй фасады буенча алдагы эшләр турында мәсьәлә каралды. Башкарылган эшләр буенча да подрядчылар ягына шикаять һәм дәгъва килмәде.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда Менделеевск районында 16 йортта капиталь ремонт ясала.