2 ноябрь көнне Татар китапханәсендә, #күңеллеканикуллар проекты кысаларында, 7 мәктәп укучылары өчен “Табигатьнең тәнкыйть китабы” дигән танып белү сәгате үткәрелде.
Балалар дөньяның, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Кызыл китаплары белән таныштылар. Әлеге китапларга кертелгән җәнлекләр, үсемлекләр турында кызыклы мәгълүматлар укучыларның белемнәрен тирәнәйтергә һәм киңәйтергә ярдәм итте. Татарстанның Кызыл китабын карап, балалар хайваннарның саны кимүнең төп сәбәпләрен ачыкларга тырыштылар, аларга карата сакчыл караш кирәклеген ассызыкладылар. Ахырда, укучылар, китап күргәзмәсе белән танышып, каникулларда уку өчен табигать турындагы китапларны сайладылар.