Тышта хәзер көз... Без аны төрлечә атыйбыз: салкын, алтын, юмарт, яңгырлы, күңелсез... Ләкин, ничек кенә булмасын, көз - елның гүзәл вакыты. Бу уңыш җыю вакыты, кыр эшләренә йомгак ясау вакыты, мәктәптә укуны башлап җибәрү, бу салкын һәм озак кышка әзерләнү... 1 нче мәктәпнең 2 сыйныф укучылары китапханә кунаклары булдылар (укытучылары Вәлиева К.А.).
Балалар көз айлары һәм көзге яшелчәләр турында табышмаклар чиштеләр, елның бу чорындагы билгеләрне атадылар, шигырьләр һәм җырлар тыңладылар. Очрашу "Көзге корабльләр" мультфильмын карау белән тәмамланды.