4 ноябрьдә илебез зур дәүләт бәйрәмен – Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәм алдыннан Камай китапханәсе кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «күпмилләтле чәчәк " дип исемләнгән дуслык сәгате үткәрде.
Китапханәче Г. Галимуллина балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды. Балалар «Без халыклар дуслыгы белән көчле " видеосын карадылар, «без төрле, әмма без бердәм»дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар. #Нескучнеканикуллар проекты кысаларында балалар өчен «Халыклар бердәмлеге көне " логотибы ясау буенча мастер-класс оештырылды.