10 ноябрь көнне район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә гражданнарны кабул итү булды.
Гражданнарны кабул итү – мөһим мәсьәләләр буенча турыдан-туры сөйләшү һәм аларны хәл итү өчен менә дигән мөмкинлек. Менделеевлылар җир мөнәсәбәтләренә, дарулар белән тәэмин итүгә,матди чаралар җитмәүгә кагылышлы төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр.
Чираттагы кабул итүдә гражданнарны борчыган төрле проблемалар каралды. Шулай итеп, аерым участокны рәсмиләштерү мөмкинлеге белән бәйле рәвештә җир кишәрлеге бирүдән баш тарту турындагы мәсьәлә каралды.
Мәсьәлә каралды һәм алга таба хәл итү өчен контрольгә алынды.