Онлайн режимында иртәнге киңәшмә

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә онлайн режимында иртәнге планерка булды.

Киңәшмә барышында эш мәсьәләләре каралды. Менделеевск районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 207 эшсез кеше теркәлгән, бу эшсезлек дәрәҗәсе 1,33% ны тәшкил итә . Эшсезлек дәрәҗәсе кимү тенденциясе бара.

Район үзәк хастаханәсе штат режимында эшли.

Кичәге көннән "безнең ишегалды" программасы кысаларында район башлыгы белән очрашулар башланды.

Аннары шулай ук көзге чакырылыш кампаниясе, шәһәрне төзекләндерү, контроль йөкләмәләрне үтәү һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча мәсьәләләр каралды.

Исегезгә төшерәбез, җәмәгать урыннарында битлекләрне йөртү һәм дистанцияне үтәү дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International