Иртәнге киңәшмә онлайн режимында

2020 елның 13 ноябре, җомга

Бүген район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә онлайн режимында көндәлек иртәнге планерка узды.

Киңәшмә барышында Яңа елга әзерлек, шәһәр территориясен, сәүдә объектларын рәсмиләштерү, ачык шугалаклар оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. 

Шулай ук, таҗ инфекциясе таралу сәбәпле, барлык кирәкле чараларны һәм чикләүләрне үтәп, балалар иртәнге бәйрәмнәрен үткәрүне карадылар.

Мәшгульлек үзәгендә эшсезләр санының кимүе турында хәбәр иттеләр, 16 ноябрьдә эш бирүче көне үткәреләчәк.

Алга таба шулай ук 14 декабрьдә Гомумроссия гражданнарны кабул итү көненә әзерлек, шәһәрне төзекләндерү, контроль йөкләмәләрне үтәү һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча мәсьәләләр каралды.

Исегезгә төшерәбез, җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрү һәм дистанцияне үтәү дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International