Татарстан Республикасында табигатьне саклау прокуратурасы таләбе буенча дәүләт урман фондына 14 гектарга якын җир кайтарылачак

2020 елның 13 ноябре, җомга

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы урман законнарын үтәүне тикшерде.

Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты тарафыннан җир кишәрлекләрен законсыз формалаштыру нәтиҗәсендә дәүләт урман фондының 14 гектарга якын авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр буларак кадастр исәбенә куелганлыгы ачыкланды.

Закон бозуларны бетерү максатыннан табигатьне саклау прокуроры судка мөрәҗәгать иткән.

Суд карарлары белән табигатьне саклау прокуроры таләпләре канәгатьләндерелгән. Җир кишәрлекләренең урнашу схемасын раслау турында җирле үзидарә органының ызанлау һәм карары нәтиҗәләре дөрес түгел дип танылды, алар турында белешмәләр Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан төшереп калдырылырга тиеш.

Закон бозуларны бетерү табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан контрольдә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International