Юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу Бөтендөнья көне

2020 елның 13 ноябре, җомга

БМО Генераль Ассамблеясенең 2005 елның 26 октябрендәге резолюциясе нигезендә ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә.

2020 елның 14 ноябреннән 20 ноябренә кадәр Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган чаралар узачак

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлем-китемне һәм имгәнүләрне киметү, юлда хокук бозуларга каршы тору проблемаларына киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү максатларында

Акциянең төп максаты-юлларда үлем-китем проблемасына игътибар җәлеп итү – бөтен дөньяда юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә көн саен 3 мең кеше үлә, 100 меңгә якын җитди җәрәхәтләр ала; ел саен 1,3 миллионга якын кеше үлә һәм тагын 50 миллион кеше имгәнә һәм инвалид була.

Юл-транспорт һәлакәтләре 15-25 яшьлек кешеләрнең үлеменә китергән беренче сәбәп булып тора. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы фаразлары буенча, 2024 елга юл һәлакәтләре нәтиҗәсендә травматизм йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авыруларыннан соң үлем санының өченче төп сәбәбе булырга мөмкин. 

Акциянең максаты-юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу, җаваплы кешеләргә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү кирәклеге турында искәртү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International