Әлеге премия ике елга бер тапкыр дүрт лауреатка - Татарстан Республикасы яшьләренең 30 яшькә кадәрге талантлы вәкилләренә, шулай ук 30 яшьтән өлкәнрәк аерым авторларга, коллективларга, яшьләр (яшьләр белән) өчен эшләүче иҗади берләшмәләргә сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия үсешенә керткән өлешләре, яшьләр эшкуарлыгы өлкәсендә югары казанышлары, яшьләр программаларын гамәлгә ашырган өчен бирелә.
Конкурста катнашуга гаризалар 2021 елның 15 гыйнварына кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420021, Казан шәһәре, Г.Тукай урамы, 58 йорт, 302 офис («Татарстан Республикасы Яшьләр үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе).
Февральдә М.Җәлил исемендәге Республика премиясен бирү буенча чираттагы конкурска йомгак ясалачак.