Бүген хакимиятнең кече залында Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә җир мәсьәләләре буенча комиссия утырышы узды.
Шәһәр һәм район халкы төрле максатлар өчен җир кишәрлекләрен арендалау яки милеккә алу мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итә. Комиссиянең төп функциясе-җир биләмәләренә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итү (бүлү, бүлеп бирү, бирү), шулай ук бу мәсьәләләрдә бәхәсле хәлләрне җайга салу.
Бүген комиссия тарафыннан 12 мәсьәлә каралды, алар арасында ИЖС өчен җир бирү, схеманы раслау, ярдәмче хуҗалык алып бару өчен җир кишәрлеген арттыру һәм башка мәсьәләләр бар иде.