Россиядә автошиннар һәм автопокрышкалар белән сәүдә итүнең яңа кагыйдәләре кертелә

2020 елның 27 ноябре, җомга

2020 елның 1 ноябреннән Россиядә автомобиль һәм автопокрышкалар белән сәүдә итүнең яңа кагыйдәләре кертелә, бу төр товарны бары тик маркировкаланган рәвештә генә сатарга була. 2020 елның 15 декабреннән маркировкаланмаган шиннар сату һәм әйләнештән чыгару мөмкин түгел. Үзгәрешләр әлеге товарның барлык сатучыларына, шиномонтаж остаханәләре һәм ремонт станцияләре хуҗаларына кагыла.

Закон нигезендә эшләү өчен Data Matrix кодлары белән маркировкаланган шиннар сатарга кирәк. Әлеге кодлар буенча сатып алучы түбәндәге мәгълүмат ала: җитештерүче ил, җитештерү датасы, яраклылык вакыты, товарның техник характеристикалары турында.
«Гадел билге» махсус мобиль кушымтасы аша һәр сатып алучы әлеге кодларның әһәмиятен карый алачак. Гадел билге — товарларны кулланучылар хокукларын яклау өчен эшләнгән мәҗбүри маркировкалау системасы.

Процессның барлык катнашучылары-импортерлар, дистрибьюторлар һәм эшмәкәрләр-«Гадел билге» системасына һәм электрон документ әйләнешенә (ЭДО) тоташырга; онлайн-касса һәм электрон имза булдырырга; кодлар белән эшләү өчен махсус программа сатып алырга һәм урнаштырырга; 2D-сканер сатып алырга тиеш.

Система запрос буенча шиннарга кодлар әзерли һәм бирә, ә заказчы аларны ала һәм тауарга ябыштыра. Барлык документлар әйләнеше сату һәм сатып алу аша башкарыла.
2021 елның 1 мартына кадәр шиналар һәм покрышкалар калдыкларын маркировкалау ясалырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International