Бүген район хакимиятендә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева рәислегендә онлайн режимында көндәлек иртәнге планерка узды.
ЕДДС хәбәре буенча, үткән көндә зыян күрүчеләрдән башка 2 юл-транспорт һәлакәте булган.
Социаль яклауга туклану китерү буенча 1 гариза кергән.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хәбәр иткәнчә, эшсезлек дәрәҗәсе бүген 0,81% тәшкил итә.
Киңәшмәдә шулай ук гомуми белем бирү учреждениеләрендә кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру мәсьәләсе дә каралды.
Районның авыл хуҗалыгында савым арта, цифрлаштыру буенча актив эш алып барыла.
Үзәк район хастаханәсендә кичәге көн өчен 15 кеше акциягә кертелде, бүгенге көндә 90 кеше провакционлаштырылды.