ПФР клиент хезмәте җитәкчесе Раушан Иштанова районында таҗдан прививка ясады

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Вакцина ясау алдыннан аңа температурасын һәм кан басымын үлчәгәннәр.

Менделеевск үзәк хастаханәсендә коронавирустан массакүләм вакцинация дәвам итә. Хәзерге вакытта 50дән артык менделеевлы прививка ясаганнар. ПФРның районда клиент хезмәте җитәкчесе Раушан Иштанова шулай ук прививка кампаниясенә кушылды. - Үземнең сәламәтлегем хакына СОVID-19 дан прививка ясатырга булдым. Хәлем яхшы, тәнем авыртмый,- диде Р.Иштанова. Прививкага заявкаларны район үзәк хастаханәсендә 2-19-82 телефоны буенча калдырырга мөмкин. Чыганак: Менделеевск яңалыклары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International