Менделеевск районында клиент хезмәте (бүлек хокукларында) картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү өчен бер үк вакытта берничә шартны үтәргә кирәк дип искәртә: гомумбилгеләнгән пенсия яшенә җитү, тиешле стаж һәм пенсия коэффициентлары булу. Алар никадәр күбрәк булса, пенсия күләме шулкадәр югарырак.
2019 елдан картлык буенча хезмәт пенсиясе һәм дәүләт тәэминаты буенча пенсияләр билгеләү хокукы бирә торган гомуми билгеләнгән яшьне акрынлап күтәрү башланды. Инвалидлык буенча пенсия билгеләү өчен яше әһәмиятле түгел, чөнки ул инвалидлык билгеләгән вакыттан рәсмиләштерелә. Пенсия яшен арттыру этаплап бара, күчеш чоры 2028 елда тәмамланачак.
2021 елда иминият пенсиясенә хокукка 1965 елның беренче яртыеллыгында туган хатын-кызлар - 56,5 яшьтә, һәм 1960 елның беренче яртыеллыгында туган ир-атлар - 61,5 яшендә ия булачак.
Үз чиратында пенсия коэффициентлары саны эш бирүче хезмәткәргә күчерелгән иминият кертемнәре суммасына турыдан-туры бәйле: рәсми хезмәт хакы никадәр югарырак булса, эш бирүче булачак пенсиягә кертемнәрне дә шулкадәр күбрәк күчерә.