1 гыйнвардан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 6,3% ка индексацияләнгән, бу 2020 ел нәтиҗәләре буенча фараз инфляциясе күрсәткеченнән югарырак. Индксация нәтиҗәсендә күпчелек эшләмәүче пенсионерларның картлыгы буенча иминият пенсиясе аена мең сумнан да ким булмаган күләмдә арткан, ә аның уртача күләме - 17,5 мең сумга кадәр.