26 гыйнвар көнне Менделеевск районы коллективлары Туган тел һәм Халык бердәмлеге елына багышланган концерт программасы белән ИК-10 ФКУ бардылар. Тоткындагылар өчен Үзәкләштерелгән клуб системасы һәм мәдәният сарае хезмәткәрләренең якты номерлары тәкъдим ителде. Һәр артистны көчле алкышлар белән каршы алдылар.