"Снежные истории"

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

31 гыйнварда Турай мәдәният йорты авыл китапханәсе белән берлектә Кар көненә багышланган “Снежные истории” дигән мастер-класс үткәрделәр. Китапханәдә аларны кышкы спорт төрләре, аннары викторина турында хикәя көтте. Иртәнге сәгатьләрдән соң балалар карда иҗатка керештеләр: төрле буяу белән рәсем ясадылар. Малайлар кар тавы ясап карадылар. Кар көне - ул тагын бер якты, серле, кабатланмас, шау-шулы, гаҗәеп, күңелле кышкы бәйрәм.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International