"Яшьлек" яшьләр үзәге яңа проект башлап җибәрә - #Смотрим, ул 20 февральдә узачак, дип хәбәр ителә Үзәкнең социаль челтәрләрендә.
Әлеге проект кысаларында ай саен Үзәк үз мәйданчыгында бергә аралашу һәм тематик нәфис фильмнарны карау өчен Менделеевск районы яшьләрен һәм халкын берләштерәчәк.
Әлеге проект кысаларында беренче очрашу узачак:
- 2021 елның 20 февралендә 14.00 сәг.
- Очрашу тематикасы - Патриотизм һәм "Ватанны саклаучылар көне" бәйрәме
- Очрашу кысаларында кунаклар өчен тәмле чәй яки хуш исле кофе, тәм-томнар әзерләнгән. Әгәр үзеңнекен алып килү теләге бар икән - бу хуплана..
Барлык теләүчеләрне кунакка көтеп калабыз!
Үзең белән алырга кирәк:
Менә дигән кәеф һәм икенче аяк киеме.