Бүген без Пенсия фондының инвалид балаларны пенсия белән тәэмин итүен ничек тормышка ашыруы турында сөйләшәчәкбез. Сорауларга Менделеевск районында клиентлар хезмәте җитәкчесе Раушан Иштанова җавап бирә.
Пенсия фонды инвалид балаларны пенсия белән тәэмин итү белән шөгыльләнә. Закон нигезендә, инвалид балалар, МСЭ мәгълүматлары буенча, «инвалид бала»категориясе буенча социаль пенсия билгеләргә хокуклы.
Бүгенге көндә пенсия күләме 13 454 сум 64 тиен тәшкил итә. Тагын Пенсия фонды инвалид балалар категориясе буенча 2 782 сум 67 тиен, шул исәптән социаль хезмәтләр җыелмасы да айлык акчалата түләүләрне билгели. Социаль хезмәтләр җыелмасына санатор-курорт дәвалавы, дәвалану урынына кадәр бушлай йөрү һәм кире кайту, бушлай дарулар белән тәэмин итү керә.
- Баланың инвалидлык булуы нинди документ белән раслана?
- Баланың инвалидлыгы медик-социаль экспертиза Баш бюросы мәгълүматлары белән раслана.
- Пенсиядән тыш, инвалид балаларга тагын нинди түләүләр билгеләнергә мөмкин?
- Түләүләр балаларга түгел, ә ата-аналарга, йә опекуннарга, йә инвалид баланы караучы затларга билгеләнә.
Инвалид баланы карау эшкә яраклы, эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә тормаган һәм шәхси эшмәкәр булмаган очракта,инвалид баланы карау буенча айлык компенсация түләүләре өстәмә рәвештә билгеләнергә мөмкин.
Бу очракта инвалид балаларның ата-аналары һәм опекуннары өчен түләү күләме 10 000 сум, ә башка кешеләргә 1200 сум күләмендә билгеләнә.
- Инвалид балаларны карау чорында стажга исәп-хисап ясалырмы һәм ничек итеп?
- Әйе инвалид баланы карау чоры иминият стажына исәпләнә һәм пенсия билгеләгәндә бер календарь елына 1,8 индивидуаль пенсия коэффициенты күләмендә исәпкә алына.
- Инвалид балаларның әти-әниләре вакытыннан алда пенсиягә хокуклымы?
- Инвалид балаларның әти-әниләре, шулай ук 8 яшькә кадәр инвалид бала тәрбияләүче опекуннар вакытыннан алда пенсия белән тәэмин ителергә хокуклы. Закондагы үзгәрешләр пенсия яшен арттыру белән бәйле рәвештә кагылмады. Пенсиягә чыгу яше яшькә җитү датасы белән билгеләнә: ир-атлар өчен-55 һәм хатын-кызлар өчен 50 ел.