Менделеевск егете 2007-2008 елгы егетләр арасында бокс буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә 1 урын алды

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

2021 елның 16 - 21 февралендә Казанда 2007-2008 елгы яшүсмерләр арасында бокс буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Ярышта Татарстан Республикасының төрле шәһәрләреннән 182 спортчы катнашты. "Батыр" спорт мәктәбе шәкерте Хәсәньянов Илһам тренер Шәфыйков Марсель җитәкчелегендә 1 нче урынны яулады. Ул Татарстан Республикасы җыелма командасына эләгеп, республиканы Идел буе федераль округы беренчелегендә тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International