Бүген район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә онлайн режимында көндәлек иртәнге планерка узды.+
ЕДДС хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә 8 хәбәр килгән. Үзәк район хастаханәсе штат режимында эшли, коронавируска каршы вакцина ясау регистрында - 55 кеше, мобиль поликлиника эше тәмамланды. 410 вакцина ясалган, яңа вакцина китерү көтелә. ЦЗН хәбәр иткәнчә, районда 120 эшсез граждан теркәлгән, эшсезлек дәрәҗәсе 0,77% тәшкил итә. Киңәшмәдә шулай ук барлык кирәкле комиссияләрне 1 кварталда уздыру турында да фикер алыштылар. ЗАГСның хәбәр итүенчә, 2021 елның узган чорында 11 - өйләнешү, 6 - аерылышу теркәлгән. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, демография буенча комиссия үткәрергә кирәк.