«ЛУЧШИЙ ПЕДАГОГ ПО ОБУЧЕНИЮ ОСНОВАМ БЕЗОПАСНОГО ПОВЕДЕНИЯ НА ДОРОГАХ – 2020» КОНКУРСЫНА ЙОМГАК ЯСАЛДЫ

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Конкурсның төп максаты булып балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау системасын үстерү, мәгариф оешмаларының юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча эш формаларын һәм ысулларын камилләштерү тора иде.

Менделеевск районы 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Мирзоева Фотима Хушвахт кызы «сыйныфларны, төркемнәрне, кабинетларны, куркынычсызлык почмакларын, мәгълүмати стендларны бизәү» номинациясендә Бөтенроссия конкурсында катнашучы сертификатын алды.

Мирзоева ф.Х. укучылар арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалауга, балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен киметүгә, юл хәрәкәтендә белемле һәм тәртипле катнашучылар буынын тәрбияләүгә юнәлтелгән актив эш алып бара. Ул үз эшендә төрле формалар куллана.

5 ел дәвамында ЮИД отряды җитәкчесе булып тора, алар белән берлектә балаларга юл-транспорт һәлакәтләренә юл куймаска гына түгел, ә Юидикларның үзләренә юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен пропагандаларга, бу юнәлештә белемнәрен тирәнрәк өйрәнергә һәм ныгытырга ярдәм итә. Балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча эшне Менделеевск районының ЮИД отряды, Дәүләт автоинспекциясе һәм профилактика бүлеге белән берлектә дәрестән тыш вакытта алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International