21 февраль көнне СПР линиясе буенча бик матур чара - Ватанны саклаучылар көне үтте.
3-а микрорайонның башлангыч оешмасы әгъзалары "Альфа" территориаль иҗтимагый үзидарәсе активистлары ир-атларны бәйрәм белән котладылар.
Чара хәрби-патриотик юнәлештә дә булды. Кайнар нокталарны узган ир-егетләр, хәрби хезмәт ветераннары чыгыш ясады. Чарада катнашучылар арасында медальләр һәм орденлы, күп еллар Кораллы Көчләр сафларында хезмәт иткән хатын-кызлар да бар иде.
Сувенирлар алуда депутат Фирдис Әсхәтович булышты.