”Туган телем, иркә гөлем”

2021 елның 26 феврале, җомга

25 февраль көнне Халыкара Туган телләр һәм халыкара бердәмлек елы кысаларында Турай мәдәният йортында ”Туган телем, иркә гөлем” дип аталган бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмдә балалар татар фольклоры,  гореф-гадәтләре, мәкальләре, табышмаклары, әкиятләре, милли киемнәре, милли уеннары белән дә таныштылар. Бәйрәм чарасында  «Милләтем костюмы» дип исемләнгән дефиле узды. Милли костюм-ул кием генә түгел, ул халык мәдәнияте һәм тарихы, аның традициясе һәм яшәү рәвеше.  Балалар Идел буе халыкларының милли костюмнарын тәкъдим иттеләр. Шулай ук алар Татарстан Республикасында яшәүче төрле халыкларның милли костюмнарының үзенчәлекләре белән таныштылар.  Мәдәният йортында мондый чаралар үткәрү,балаларда  халык гореф-гадәтләренә карата кызыксыну, туган як өчен горурлык хисе тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International