26 февраль көнне Енабердино авылында Татарстан Республикасында Туган тел һәм Халык бердәмлеге елына багышланган «Туган Тел - халык рухы» XX район халык иҗаты фестивале кысаларында удмурт мәдәнияте фестивале узды.
Милли биюләр һәм җырлар бер генә тамашачыны да битараф калдырмады, алар үз чиратында чыгыш ясаучыларга көчле алкышлар бүләк иттеләр.
Район башлыгы Валерий Чершинцев милли мәдәнияткә ярдәм итү һәм аны киләчәк буыннарга тапшыру мөһимлеген билгеләп үтте.