Клара Галимҗан кызы-ветераннар халык хоры, «Талларым»Татар җыры ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.
"Ветераннар хоры башкаруындагы һәр композиция-сәнгать әсәре, ә Клара Галләмованың үзенә аерым бүләк, җаваплылык, интеллигенция хас, - дип билгеләп үтте район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева, тантана сәбәпчесенә Бөтендөнья татар конгрессы һәм Валерий Чершинцевның Рәхмәт хатларын тапшырып.
Бу кичтә к.Галләмова җырлап кына калмыйча, ветераннар Советы һәм химзавод рәисләре Любовь Сорокина, Татьяна Митшина, кызлары һәм оныклары, хезмәттәшләре, төркемдәшләре һ. б. исеменнән күп санлы котлаулар да кабул итте.
Ветераннар хоры, «Талларым» ансамбле, «Кредито»ВИА чыгышлары искиткеч музыкаль өстәмә булды.
Чыганак: Менделеевск яңалыклары