Менделеевск районы прокуратурасы районның мәгариф оешмалары тарафыннан закон таләпләренең үтәлешен тикшерде.
Мәгариф оешмаларының административ биналарның түбәләрен кардан һәм боздан чистартмаулары ачыкланды.
Ачыкланган бозулар балалар һәм мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең тормыш һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, район прокуратурасы 19 белем бирү учреждениесе директорларына һәм балалар һәм яшүсмерләр өчен приют директоры исеменә тәкъдимнәр кертте.
ТР Менделеевск районы прокуратурасы