1 февральдән җирләүгә пособие күләме артты, индексациядән соң ул 6 424 сум 98 тиен тәшкил итте.
Мондый түләүне мәрхүмнең туганы гына түгел, җирләүне оештыруны үз өстенә алган башка кеше дә алырга мөмкин. Җирләүгә пособиене түләү өчен кеше үлгәннән соң алты ай дәвамында РПФның теләсә кайсы клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Мөрәҗәгать итүчегә үзе белән паспорт һәм ЗАГС бирә торган 11 нче номерлы Ф. үлем турында белешмә булырга кирәк.
Шунысы мөһим, ПФР аша җирләүгә пособие үлгән көнендә эшләмәгән пенсионерларга гына бирелә.
Җирләүгә пособиедән тыш, үлемгә бәйле рәвештә пенсионер алган пенсия суммасы да түләнергә мөмкин.