"Театр дөньясы"

2021 елның 9 марты, сишәмбе

5 нче март көнне  Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт драма театрында "Үзешчән театр коллективында режиссерлык һәм актерлык эшчәнлеге нигезләре" дип исемләнгән иҗат лабораториясендә катнаштык. Башта Н.Анкилованың "Солдат хатыны" спектаклен карау бәхетенә ирештек. Әлеге спектакльдән алган кичерешләрне сөйләп бетерерлек түгел…

Сәхнә теле, режиссерлык һәм актерлык нигезләре, сәхнә хәрәкәте буенча мастер класслар бик үтемле булды. Аннары шул артистлар белән сәхнәдә әлеге спектакльдән өзекләрне сәхнәләштерү, мөгаен,  очрашуның кульминацион ноктасы булгандыр. Мин үземне Пелагия ролендә сынап карадым.  Театрның серле дөнья икәненә тагын бер кат инандым.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International