Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2003 елның 26 декабрендәге 1969-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә оештыру комитеты 2021 елда «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре» чираттагы конкурсын үткәрү турында Карар кабул итте.
Конкурсның төп бурычлары арасында түбәндәгеләр аерылып тора: җитештерүчеләрне югары сыйфатлы һәм конкурентлыкка сәләтле товарлар җитештерүгә стимуллаштыру, базарда үз продукциябезне алга этәрү һәм инновацион-актив җитештерү тирәлеген формалаштыру.
Конкурста катнашучыларның барысына да дипломнар тапшырыла. 1 нче дәрәҗә лауреатларга һәм дипломантларга үз продукциясен маркировкалау өчен конкурс логотибын куллану хокукы бирелә. Ел саен «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре»каталоглары чыгарыла.
Иң яхшы предприятиеләргә «Татарстан сыйфат лидеры»призы тапшырыла.
«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» республика конкурсында җиңүчеләр «Россиянең иң яхшы 100 товары»Программасының федераль этабына тәкъдим ителә.
Шуңа бәйле рәвештә, республика оешмаларын 2021 елгы бәйгедә катнашырга чакырабыз.
Конкурста катнашу өчен гаризалар 2021 елның 1 апреленә кадәр электрон почта аша кабул ителә best@tatcsm.ru элемтә өчен телефон: (843) 233-18-13.
Конкурста катнашу өчен документлар белән сез ФБУ «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре» бүлегендә таныша аласыз.