Быел гаиләләргә ярдәм йөзеннән яңа инициатива тормышка ашырыла. ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда туу турында таныклык белән бергә 25 нче сабыйга биш мең сумлык акчалата сертификат тапшырылачак.
Алга таба мондый сертификатларны 50, 75,100 нче сабыйны теркәгән һәм үсеп килүче гаиләләр алачак.
Тик моның өчен бала туу мәҗбүри рәвештә Менделеевск районында теркәлергә тиеш.
Чыганак: Менделеевск яңалыклары.