Армиядә хезмәт итү пенсия билгеләгәндә гомуми стажга исәпләнә

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

Пенсия билгеләгәндә иминият стажына эш вакыты гына түгел, ә социаль әһәмияткә ия чорлар да кертелә. Монда чакырылыш буенча хәрби хезмәт тә керә. Мондый хезмәт чоры шулай ук иминият пенсиясе күләмен формалаштыруда да катнаша. Хәрби хезмәткә алынучылар һәр ел саен 1,8 пенсия коэффициенты ала. Пенсия күләмен исәпләгәндә барлык коэффициентлар да бер коэффициент бәясенә тапкырлана. Бәясе ел саен РФ Хөкүмәте тарафыннан билгеләнә.

Инде тупланган пенсия коэффициентларының санын сайтта шәхси кабинетта белергә мөмкин pfr.gov.ru "шәхси исәп" бүлегендә.

Шунысы мөһим, хезмәт вакыты озак вакытлы стаж өчен вакытыннан алда пенсия билгеләгәндә һәм граждан хезмәт иткәннән соң беркайда да эшләмәгән очракта исәпкә алынмый.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елда картлык буенча иминият пенсиясенә хокук алу өчен кимендә 12 ел стаж һәм 21 пенсия коэффициенты таләп ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International