16 нчы март көнне Песәй мәдәният йортының музей бүлмәсендә "Үткәннәрдән калган истәлек" дип исемләнгән мәгълүмати сәгать уздырылды. Башлангыч сыйныф укучылары өчен бик тә файдалы, кызыклы чара булды. Балалар бүгенге көнкүрештә файдаланмаган күп кенә әйберләр белән таныштылар, татар халкының гореф-гадәтләре турында мәгълүмат алдылар, сорауларның иге-чиге булмады. Яңа гына оештырылган музей бүлмәсендә алга таба да кызыклы чаралар үткәрү планлаштырыла.