Татар халык киемнәре

2021 елның 23 марты, сишәмбе

Тойма авылы китапханәсендә китапханәче мәдәният хезмәткәре белән берлектә «Татар халык киемнәре» исемле танып белү сәгате уздырдылар.

Татар халкы, башка халыклар кебек үк элек-электән үзенә генә хас булган милли киемнәре белән аерылып торган. Балалар татар халкының  милли киемнәре –хатын-кыз күлмәге, алъяпкыч, калфак, камзул, түбәтәй, читек белән таныштылар. Киемнәр бик матур итеп чигелгән, аларда халыкның рухи дөньясы чагыла. Татар халык костюмнары бай һәм матур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International