Песәй мәдәният йорты мәктәп, китапханә, "Чулпан" балалар бакчасы белән берлектә "Хуш киләсең, Нәүрүз!" дигән ял кичәсе уздырды. Бүгенге көндә дә әлеге бәйрәмнең кыйммәте югалмый. Гореф-гадәтләрне саклау, күңелле уеннарны искә төшерү, татар халкына гына хас сынамышларны барлау- барысы да яшь буынны зәвыклы тәрбияләү чарасы булып тора. Кичәдә Кыш бабай белән Нәүрүзбикәнең төрле яклап көч сынашуы, балаларның шау-гөр килеп күңел ачуы, Убырлы әзерләгән сынауларда катнашуы җырлы-биюле уеннар белән бергә үрелеп барды.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре район күләмендә уздырылган бәйгеләрдә актив катнашучыларны дипломнар белән бүләкләде.
Татар халкының милли бәйрәмнәрен онытмыйк, киресенчә, яңа төсмерләр белән бизәп, балаларга тапшырыйк.