Татар китапханәсендә 12 бакча балалары “Тукай дөньясына сәяхәт” дигән әдәби сәгатьтә катнаштылар. (Тәрбиячеләре: Струкова А.Р., Красильникова А.Ю).
Китапханәче Хафизова Г.Р. сабыйларны китапханә белән, күргәзмәләр белән таныштырды. Балалар Тукайның тормыш юлы, балачагы турында тыңладылар, Г.Тукай әсәре буенча эшләнгән “Шаян песи” мультфильмын карадылар. Галиәхмәтов Артур белән Миронова Аделина “Елның дүрт фасылы”, Зырянова Карина һәм Әхмәтҗанов Риналь “Бала белән күбәләк”, Курятникова Злата “Кошларга”, Комарова Мирослава “Җир йокысы”, Хаматов Самир “Безнең гаилә” шигырьләрен татар һәм рус телләрендә сөйләделәр. Бакча балалары китапханәне бик ошаттылар, тагын килергә теләк белдерделәр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)