26 апрельдә, район мәдәният һәм мәгәриф идәрәсе җитәкчелеге белән, Балалар иҗат үзәгендә, бөек Тукаебызның 135 еллыгына багышланган, ел саен үткәрелә торган традицион бәйге - “Тукай ядькарләре” узды. Мәртәбәле жюри шигырь сөючеләргә лаеклы бәя бирде. Анда 85 бала катнашып беренче, икенче, өченче урыннарны яуладылар. Ә, гран-при Абалач мәктәбеннән Гөлназ Рәхматуллина (укытучы Исрафилова Ф.В.) һәм 1нче мәктәптән Дәниф Муллахметовка (укытучы Садыйкова А.Н.) тапшырылды. Бәйгедә, туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, татар, рус, удмурт, әрмән, үзбәк телләрендә башкарылган шигырьләр, сәхнә костюмнары бар тыңлаучыларга да хуш килде. Бу бәйге, тагын бер кат, туган телебезнең сафлыгын, анда яшәүче халкыбызның бердәмлеген раслады.Оештыручыларга, укутучыларга зур рәхмәт сүзләре яңгырады.