Тукай исеме мәңгелек

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

26 нчы апрель сөекле шагыйребез Г. Тукайның туган көне. Аның тууына 135 ел тулу уңаеннан, Песәй мәдәният йортында  "Тукай исеме мәңгелек" дип исемләнгән шигырь кичәсе уздырылды. Бәйрәм иртәсе матур җырлар белән дә үрелеп барды. Балалар әдипнең шигырьләрен яратып башкардылар. Алар белән беррәттән, өлкәннәр дә чыгыш ясады. "Шигырь яратучыларның күңеле дә матур була" дигән сүзләр нәкъ менә бүгенге кичә турында дип өстисе килә.

Шул ук көнне сәнгать җитәкчесе Фирдәвес Рәхмәтуллина Яр Чаллы шәһәрендә уздырылган нәфис сүз осталарының III региональ бәйгесендә Тукайга багышлап язган шигыре белән "Каләмемдә Тукай моңы " номинациясендә катнашып, III дәрәҗә дипломга ия булды. Без Тукайлы халык, татар халкы яшәгәндә, шагыйрь иҗаты да онытылмас.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International