27 апрельдә «Аммоний» АҖенең сәнәгать мәйданчыгында «Менделеев варислары» проекты кысаларында «Химия-2021 элементлары» шәһәр химия хакатонының практик этабы узды. Хакатонада 1 нче, 3 нче һәм 4нче мәктәпләр укучылары катнашты. Бу хакта "Аммоний" АҖ матбугат хезмәте "ВКонтакте" дагы битендә хәбәр итә.