2021 елның дүрт аенда 87 менделеевлы пенсия тупланмалары акчаларын түләү өчен РПФКА мөрәҗәгать иткән. Аларның 98 % бер тапкыр бирелә торган түләү рәвешендә пенсия тупланмаларын алган.
Искәртеп узабыз, әлеге акчалар Пенсия фонды яки дәүләтнеке булмаган пенсия фонды (пенсия тупланмалары хуҗасының үзенә карап) белән идарә иткән Фонд түли, шуңа күрә мөслимлеләрнең бер өлешен НПФ аша ала.
Пенсия тупланмалары тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган яки кичекмәстән пенсия түләү (билгеле бер шартларны үтәгәндә) рәвешендә түләнергә мөмкин.
Бер тапкыр бирелә торган түләү — бер үк вакытта барлык пенсия тупланмалары бер сумма белән түләнә, әгәр тупланма пенсия күләме гражданның иминият һәм тупланма пенсияләренә карата 5% һәм аннан да кимрәк булса. Пенсия тупланмаларын түләү өчен РПФКА мөрәҗәгать иткән менделеевлыларның күпчелеге (98%) аларны бер тапкыр бирелә торган түләү рәвешендә алган.
Вакытлы пенсия түләү-озынлыгын гражданин үзе билгели, ләкин түләү срогы 10 елдан да ким була алмый. Түләү пенсияләрне дәүләт финанславы программасы кысаларында взнослар, булачак пенсияне формалаштыруга юнәлдерелгән ана капиталы акчалары һәм аларны инвестицияләүдән кергән керемнәр хисабына формалаштырылган гражданнарга билгеләнә.
Тупланма пенсия гомерлеккә билгеләнә һәм ай саен түләнә. Тупланма пенсия күләме иминият һәм тупланма пенсия күләменә карата 5% тан артык тәшкил иткән кешеләр аңа хокуклы. Аның күләме түләүнең көтелгән чорыннан чыгып исәпләнә: 2020 елда — 258 ай, агымдагы елда 264 ай.
Пенсия тупланмалары акчалары (сумма, идарәче компания) турында мәгълүмат иминләштерелгән затның шәхси счетыннан өземтәдә урнаштырылган. Өземтәне электрон рәвештә Россия Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында Шәхси кабинет аша формалаштырырга яки РПФның территориаль органында алырга мөмкин.
Тупланма пенсияне билгеләү турында гаризаны Пенсия фонды сайтында (әгәр пенсия тупланмалары Россия Пенсия фонды аша формалашса) Шәхси кабинет аша да электрон рәвештә бирергә мөмкин. Шулай ук гаризаны, алдан ук кабул итүгә язылып, КФҮ һәм РПФның территориаль органнарына мөрәҗәгать итеп, шәхсән яки законлы вәкил аша да бирергә мөмкин.
Шулай ук пенсиягә чыгу яшен арттыру буенча пенсия законнарындагы үзгәрешләр әлеге төр пенсия алучыларга кагылмады. Пенсия тупланмалары акчалары, элеккеге кебек үк, 55 яшьтән хатын-кызларга һәм 60 яшьтән ир-атларга түләнә. Шул ук вакытта тупланма пенсияне билгеләү өчен картлык буенча иминият пенсиясенә хокуклар үтәлергә тиеш: кирәкле иминият стажы һәм пенсия коэффициентлары булу.
