Балалар китапханәсендә фән һәм технологияләр елына багышланган укучылар белән очрашулар дәвам итә. Бу юлы кунаклар арасында 1 нче мәктәпнең 3 «Б» һәм 6 «В» сыйныф укучылары (Иванова Т.А., Кузнецова М. В.) һәм «Кама таңнары» приютында тәрбияләнүчеләр бар иде, алар барысы да «Библиосумерки» Бөтенроссия акциясенә килделәр.