Менделеевскида «Аммоний» АҖ предприятиесе инициативасы белән 80 юкә үсентесе утыртылды. Бу хакта "Аммоний" АҖ матбугат хезмәте хәбәр итә. «Аммоний» АҖ хезмәткәрләре шәһәребезнең экологиясен яхшыртуга һәм урамнарын матурлауга юнәлтелгән агач утырту буенча экологик акциядә актив катнаштылар, шул рәвешле аны төзекләндерүгә үз өлешләрен керттеләр. Геройлар аллеясында үсентеләр утырту алдыннан зур әзерлек эшләре башкарылды: болыннар казып алынды, ә агач поливында янгын сүндерү-коткару бүлеге коллективы ярдәм итте.