2016 елның 1 февраленнән эшләүче пенсионерлар өчен иминият пенсиясен индексацияләү тәртибе үзгәрде, пенсияне түләү планлы индексацияне исәпкә алмыйча башкарыла.
Пенсионер хезмәт эшчәнлеген туктаткан очракта пенсия күләме кайчан артачак дигән сорау һаман да актуаль булып кала бирә.
Пенсиянең артуы шунда ук түгел, ә эштән китү аен исәпләмәгәндә, 3 ай узгач була. Әлеге тәртип "Иминият пенсияләре турында" 2013 елның 28 декабрендәге 400-ФЗ номерлы Федераль закон нормалары белән җайга салынган.
Пенсия күләмен яңадан карау, иминиятләштерүчеләр (эш бирүчеләр) РФ Пенсия фондына тапшыра торган эшче затлар турындагы хисап нигезендә, гариза бирмәүче тәртиптә башкарыла.
Хисапның нинди срокларда бирелүен һәм пенсияне яңадан исәпләү башкарылуын мисал итеп карагыз. Әйтик, эшләүче пенсионер 2021 елның 5 мартында эштән киткән. Иминләштерүче март ае өчен эшләүче затлар турында хисапны РФ Пенсия фондына 2021 елның апрелендә тапшырачак. Шулай итеп, март аенда пенсионер эшләүче гражданнар исемлегендә булачак әле. Апрель ае өчен хисап 2021 елның маенда алына һәм ул чакта эштән киткән пенсионер апрель ае өчен хисапта эшләүче зат буларак чагылыш тапмаячак.
2021 елның май аенда РФ Пенсия фондына эш фактының булмавы турында мәгълүмат килүен исәпкә алып, июнь аенда пенсияне яңадан исәпләячәкләр, индексацияне исәпкә алып, пенсия күләме эштән азат ителү аеннан соң килгән айның 1 нче числосыннан, ягъни 2021 елның 1 апреленнән түләнә башлаячак.
Нәтиҗәдә, пенсия күләме узган вакыт өчен (алдагы өч ай өчен) пенсия аермасында өстәмә белән өч айдан дүртенчегә артачак.