Россия кулланучылар күзәтчелеге искәртеп узганча, барлык культураларда да өй шартларында һәм бигрәк тә кухняда гигиенага аерым игътибар бирелә. Ризык әзерләгәндә кул, кием-салым һәм кухня җиһазлары чиста булырга тиеш. Кухняда эшләүгә, ризык әзерләүгә һәм өстәлне бизәүгә әзерләнгәндә, башта сабын белән кулларыгызны юыгыз. Исегездә тотыгыз, гигиена таләпләрен санга сукмау йогышлы авыруларның барлыкка килүенә һәм таралуына китерә.
.jpg)
