30 апрель көнне Ушков утраулары паркы территориясендә территорияне чистарту буенча гомумшәһәр өмәсе узды. Администрация, учреждение, оешма хезмәткәрләре, "Бондюжский" ТИҮ активистлары һәм битараф булмаган шәһәр кешеләре узган елгы яфракларны, тротуарларны чистарттылар, чүп-чар җыйдылар. Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан шәһәр һәм район территорияләрен җыештыру дәвам итәчәк.