Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 3 мае, дүшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ түбәндәгеләрне хәбәр итә:

2021 елның 3 маеннан 4 маена кадәр метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү:

2021 елның 4 маенда төнлә һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшен һәм көчле көньяк, көньяк-көнбатыштан искән җил 17 м/с тизлектә булыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International