Бәзәкә авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Зәйнәк Әһлиеваны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Екатерина Ямалеева, ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина һәм авыл җирлеге башлыгы Илмир Кәшәфетдинов котладылар.
— Сезгә сәламәтлек, озын гомер, йортыгызга тынычлык һәм иминлек телибез. Яныгызда һәрвакыт сезнең турында кайгыртучы, ярдәм итүче балалар һәм оныклар булсын, - диде Е.Ямалеева.