Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышлап, Татар китапханәсендә “Ул көннәрнең даны югалмас” дигән тематик сәгать үткәрелде. Чара XII Халыкара «Балаларга сугыш турында укыйбыз» акциясе кысаларында, 12 нче бакча балалары катнашында узды. (Тәрбиячеләре Митрошина Э.М.)
Сугыш чорын чагылдырган презентация аша җиңү юллары белән танышу балаларга дәһшәтле елларны бераз күзалларга мөмкинлек бирде. Сабыйларга җиңүнең әһәмияте, сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләү һәм кадерләү зарурлыгы аңлатылды. Акциягә кушылып, К.Паустовскийның “Похождения жука-носорога» әсәре укылды, эчтәлеге буенча фикер алышу үткәрелде.
Абдуллин Кәрим, Абзалов Амиль, Гусев Ярослав, Карпов Игнат, Леонов Антип, Миронов Илья яттан шигырьләр сөйләделәр.
Чара дөньялар тыныч булсын, сугыш уты кабынмасын, кан һәм күз яшьләре коелмасын дигән бердәм теләктә тәмамланды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)