Безнең спорт ярышларында беренче тапкыр Мамадыш, Алабуга һәм Можга шәһәрләре командалары катнашты.
Ярышларда катнашучыларга район Башлыгы В.С. Чершинцев исеменнән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Е.И. Ямалеева сәламләде.
Шулай ук ярышларда катнашучыларны Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе башлыгы Р.А. Фәизов, сугыш ветераннары Советы Рәисе, шәһәрнең Мактаулы гражданины л. и. Сорокина, һәлак булган әфган сугышчысы Владимир Куршаковның әнисе р. м. Куршакова җылы сәламләделәр, аларга күңел күтәренкелеге, якты җиңүләр теләделәр.
Ярышлар ике этапта узды: шәхси беренчелек һәм команда эстафетасы. Барлык катнашучылар да үзләренең осталыкларын, спорт рухын, җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр һәм спорт сынауларын намус белән үтәделәр.
Беренче команда урынын Алабуга шәһәре спортчылары яулады
Икенче команда урынын Можга шәһәре спортчылары яулады
Өченче команда урынын Менделеевск шәһәре спортчылары яулады
Шулай ук шәхси беренчелектә дә җиңүчеләр ачыкланды.